16+

“Майский” күк җиләк үстерә башлый

Татарстанның "Майский" теплица комбинаты, дөньяда беренчеләрдән булып, теплица шартларында күк җиләк (голубика) үстерүгә керешә, дип яза "Татар-информ".

Татарстанның "Майский" теплица комбинаты, дөньяда беренчеләрдән булып, теплица шартларында күк җиләк (голубика) үстерүгә керешә, дип яза "Татар-информ".

Комбинатның генераль директоры Илшат Ганиев сүзләренчә, Европада гына түгел, дөньяда беренче мәртәбә теплицада күк җиләк үстерү технологияләрен өйрәнә башлаган алар.
- Бүген ярты гектар мәйданда теплицага үсентеләр кайтартып утыртылды. Алар инде чәчәк атып килә. Быел апрель азагы - май башында беренче җиләкләре өлгерергә тиеш. Без аны Агросәнәгать паркында сата башлаячакбыз, - дип белдерә Илшат Ганиев.

Генераль директор әйтүенчә, Америкада, Европада бөтен рестораннарда кара бөрлегән (ежевика), кура җиләге, күк җиләк куела.
- Русча әйткәндә, бүген бу бум. Идея шуннан туды. Голландиягә соңгы тапкыр баргач, бу әйберләрне үзем күрдем һәм үзебездә сынап карарга булдык, - ди ул.
Комбинат тулай продукция күләмен ел саен 7-8 процентка арттыра.

- Советлар Союзы вакытында комбинат 50 гектардан елына 13-14 мең тонна яшелчә үстереп сата иде. Хәзер комбинат мәйданы 36 гектар гына, ә былтыр 35 мең тонна яшелчә үстереп, шәһәрләргә озаттык, ягъни күләмне 3 мәртәбә арттырдык. Быел да продукциянең күләмен 2-2,5 тоннага арттырачакбыз. Коллектив алдында шундый бурыч куелды, - дигән агентлык корреспондентына Илшат Ганиев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading