16+

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе башлана

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында Татарстанның аз керемле гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар бүләккә бәясе 5 мең сумлык мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр алачак. Бу хакта бүген "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима хәбәр итте. "Портфельләрдә балалар беренче сыйныф укучысына кирәкле җыелма табачак: канцелярия кирәк-яраклары, дәреслекләр...

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында Татарстанның аз керемле гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар бүләккә бәясе 5 мең сумлык мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр алачак. Бу хакта бүген "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима хәбәр итте.

"Портфельләрдә балалар беренче сыйныф укучысына кирәкле җыелма табачак: канцелярия кирәк-яраклары, дәреслекләр һәм дәфтәрләр тышлыгы, хезмәт һәм рәсем сәнгате дәресләренә кирәкле җыелмалар. Шулай ук кайбер балалар бүләккә мәктәп һәм спорт формасын алачак ", - дип билгеләп үтте ул.

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясенә рәсми старт 7 августта Алабугада, мәктәп укытучылары фестивален үткәрү барышында биреләчәк.

Алга таба балаларга тантаналы рәвештә портфельләр тапшыру чаралары төрле шәһәрләрдә һәм муниципаль районнарда үтәчәк. 1 сентябрьгә якынча 20 мең мәктәп укучысы әлеге ярдәм бүләгенә ия булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading