16+

«Мәрҗәни» мәчетеннән корбан итен өйгә дә китереп бирәләр

"Мәрҗәни" мәчетендәге махсус мәйданчыкта быел 700дән артык корбанлык хәйванын чалырга планлаштыралар.

"Мәрҗәни" мәчетендәге махсус мәйданчыкта быел 700дән артык корбанлык хәйванын чалырга планлаштыралар.

Сарыклар Баулы районындагы бер фермерлык хуҗалыгыннан сатып та алынган һәм хәзерге вакытта Питрәч районында урнаштырылган. Бәйрәмгә бер атна кала сарыкларны Казанга алып килергә планлаштыралар. Хәзер мәчет халыктан корбанга гаризалар кабул итә. Мөселманнарга уңайлы булсын өчен түләү квитанциясендә гыйбадәтне үтәү вакыты да күрсәтеләчәк. Әлеге яңалык мөселманнарга корбанлык ите өчен түләгәндә чиратлардан арынырга ярдәм итәчәк. Монардан тыш, теләүчеләр өчен, гадәттә ул олкәннәр һәм ялгыз кешеләр, мәчет итне бушлай өйгә кадәр китерә ала, дип хәбәр итә dumrt.ru.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, барлык сарыклар кирәкле санитар тикшерүләр дә үткән. Мәчет территориясендә махсус өч чүп контейнерлары да урнаштыралачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading