16+

Мәскәү өлкәсендә кош гриппы булуы ачыклаган

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре Мәскәү өлкәсендә кош гриппы булуын ачыклаган. Бу хакта идарә тармагы сайтында урнаштырылган хәбәрдә әйтелгән. Алдан чир билгеләре Щелковский һәм Сергиево-Посад районнарындагы ике тавык фабрикасында табылуы хәбәр ителгән булган.

Грипп белән йорт кошының барлык төре дә авыруы, әмма чирне кыр үрдәкләре һәм казлары күчереп йөртүе әйтелә. Чир эләккән кошлар исән кала алмый. Шуның белән бергә, вирус даими рәвештә мутацияләнә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, ул кеше гриппы вирусы белән рекомбинацияләнергә мөмкин һәм ул вакытта инфекциянең кешедән кешегә күчү куркынычы туа.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре чыганак табылган урыннарда барлык профилактик һәм эпидемиягә каршы чаралар күрелүен җиткерә.

Сүз уңаеннан: кешедә кош гриппы белән авыру билгеләре - инкубация чоры гадәти грипптан озаграк булырга мөмкин, ул уртача биш көн булуы ихтимал. Авыру туңудан, температура 38°Ска кадәр күтәрелүдән башлана, буыннар һәм баш, тамак авырта. Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, дөньяда соңгы елларда кош гриппы буенча эпидемиологик вазгыять начарлана. Авыру очраклары Азия, Африка, Төньяк Америка һәм Европаның 48 илендә теркәлгән.

Кошлар арасындагы әлеге чир иң күбе Венгриядә, Германиядә һәм Франциядә ачыкланган. Әмма кешеләрнең A(H5N8) вирусы белән зарарлану очраклары теркәлмәгән. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бәяләмәсе буенча, әлеге чир белән авыру ихтималы түбән.

"Татар-информ"

Шәһри Казанга Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading