16+

Республика һәм Казан шәһәре көненә багышланган мәдәни чаралар бу атнада ук башлана

Республика һәм Казан шәһәре көненә багышланган мәдәни чаралар бу атнада ук башлана

Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көненә багышланган мәдәни чаралар бу атнада ук тамашачыларны үзенә чакыра.

Шәһәр башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов сөйләгәнчә, 25 августта "Крылья Советов" паркында "Туган көнең белән, яраткан шәһәрем!" программасы тәкъдим ителә.

Киров районының Адмиралтия бистәсендә һәм "Сосновая роща" паркында 25 һәм 27 августларда "Безнең ишегалды, безнең команда авазы! Халык караокесы район конкурсының финалы. Совет мәйданы белән Мир урамында 25 һәм 29 августларда тере көй-музыка кичләре оештырыла. Киров исемендәге бакчада 29 августта "The Road" рок мәктәбе концерты.

- Тынлы оркестр уйнавын яратучылар 25-26 августларда Казан Кремленә рәхим итсен! Биредә 18 оркестр катнашында халыкара фестиваль үткәрелә. Беренче мәртәбә Россия Федерациясе Оборона министрлыгының Үзәк хәрби округының өч оркестры чыгыш ясый. Чит ил кунакларыннан Казахстан Республикасының Милли гвардиясе һәм Истанбулдан "Мехтер" төрек тарихи музыкасы ансамбле килүе көтелә, - диде Азат Абзалов.

Бу фестивальдә тагын Ульяновскиның "Держава" дәүләт тынлы оркестрын, "Элмет" эстрада-тынлы оркестрын, Түбән Новгородның барабанчы кызларын, Казанның Югары Танк Кызыл байраклы Команда училищесы, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы Мәдәният үзәгенең, Россия Федерациясе Милли гвардиясе хәрби частенең оркестрларын күрергә мөмкин.

"Казан" гаилә үзәге каршындагы мәйданда 29 августта "Туган тел" телеканалы концерты була. Аңа "Хор Турецкого" коллективы чыгышы ялганып китәчәк.

- Казанда 16 августта Большая Красная урамындагы скверда мәшһүр татар композиторы Рөстәм Яхинга һәйкәл куелган иде инде, - дип дәвам итте сүзен Азат Абзалов. - Һади Такташ урамы белән Марсель Сәлимҗанов урамы кисешкән урында 29 августта татар шагыйре Һади Такташка һәйкәл ачу тантанасы була. ТАССРның дәүләт эшлеклеләре Гомәр Усманов белән Фикрәт Табиев хөрмәтенә, Большая Красная урамындагы 65нче йорт диварына, мемориаль такталар беркетеләчәк. 29 августта һәм 2 сентябрьдә Авиатөзелеш районындагы 119нчы, Яңа Савин районындагы 170нче мәктәпләр җирлегендә универсаль спорт мәйданчыклары файдалануга тапшырыла.

Татарстан буенча да "өй туйлары" шактый. Саба районындагы Югары Отар балалар йорт-интернатының йокы корпусын авгус ахырына ачу билгеләнгән. Капиталь төзекләндерүдән соң, Алексеевск белән Баулыда - үзәк китапханәләр, ә Мөслимдә "Колос" кинотеатры эшли башлый. Бөгелмәнең Плодопитомник бистәсендә, шулай ук Арчаның Сарай-Чекурча һәм Утар Аты авылларында яңа клублар, Чүпрәленең Татар Шатрашаны авылында күп функцияле үзәк ачыла. Почетлы гражданнар скверы - Яшел Үзән шәһәрен, ә Шагыйрьләр скверы Чүпрәлене 30 августта тагын да ямьләндереп җибәрәчәк.

Сәламәт яшәү рәвешен саклаучыларга да сөенечләр күп. Казанның Николай Ершов, Роторная, Гариф Ахунов, Даурия, Ленинград, Максимов, Фатыйх Әмирхан, Дружба урамнарында, Альберт Камалиев проспектында спорт мәйданчыкларын ачу күздә тотыла. Мондый спорт вакыйгалары Азнакай, Арча, Әтнә, Әлмәт, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Зәй, Түбән Кама, Лениногорск, Лаеш, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Саба, Теләче һәм Ютазы районнарында да көтелә. Казанда "Родник", "Ритм", "Арена", ә Лаешта "Отечество" үсмерләр клубларын ачу ниятләнелә.

Фото: c-ib.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading