16+

Россия халкы Путинны хуплый

Владимир Путинның Президент вазифасындагы эшчәнлеген Россия халкының 83 проценты хуплый, 15 проценты аның эшеннән канәгать түгел дип яза «Татар-информ» агентлыгы, «Интерфакс»ка сылтама белән.

Владимир Путинның Президент вазифасындагы эшчәнлеген Россия халкының 83 проценты хуплый, 15 проценты аның эшеннән канәгать түгел дип яза «Татар-информ» агентлыгы, «Интерфакс»ка сылтама белән.

«Левада үзәге» тикшеренүләре шулай ук Дмитрий Медведевның премьер-министр постындагы эшчәнлеге респондентларның 48 процентын канәгатьләндерсә, 51 процентының аннан канәгать түгеллеген күрсәткән. Хөкүмәт эшчәнлеген Россия халкының 50 проценты хуплый, канәгать булмаучылар - 49 процент.

Дәүләт Думасы эшен сораштырылучыларның 42 проценты хупласа, 57 проценты аннан канәгать түгел. Россиялеләрнең 52 проценты үз губернаторларының эшчәнлеген хуплый, канәгать булмаучылар - 46 процент.

Сораштыру мәгълүматлары буенча, россиялеләрнең 57 проценты тулаем алганда илдә эшләр дөрес юнәлештә бара дип саный, бу - ел башыннан алып караганда, иң югары күрсәткеч. 29 проценты капма-каршы фикердә булса, 13 проценты җавап бирергә кыенсынган.

Сораштыру 18-22 август көннәрендә Россиянең 48 төбәгендәге 137 торак пунктта 18 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге 1600 кеше арасында үткәрелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading