16+

Рөстәм Миңнеханов артыгын мактанмаска кушты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр Думасының ХII сессиясендә Казан мэрының һәм шәһәр Башкарма комитетының узган елдагы эшчәнлекләрен уңай бәяләде. Ләкин: «Без - иң алдынгылар, дип уйласагыз, нык ялгышасыз», - дип искәртеп тә куйды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр Думасының ХII сессиясендә Казан мэрының һәм шәһәр Башкарма комитетының узган елдагы эшчәнлекләрен уңай бәяләде. Ләкин: «Без - иң алдынгылар, дип уйласагыз, нык ялгышасыз», - дип искәртеп тә куйды.

Мэр Илсур Метшинның хисап докладында әйтелгәнчә, узган елда Казанда тулаем территориаль продукт 632 миллиард сумны тәшкил иткән. Икътисадка 174 миллиард сум инвестиция кертелгән. Башкалада уртача хезмәт хакы - 37,8 мең сум. Мәшгульлек үзәкләрендә 4426 кеше эшсез сыйфатында рәсми рәвештә теркәлгән, шул ук вакытта Казанда 14 мең вакансия бар.
Узган ел күпфатирлы 165 торак йорт капиталь төзек­ләндерелгән.

- Ишегалларын һәм йорт­ара юлларны төзекләндерүдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ярдәме зур. Бу максатларга республика бюджетыннан ел саен 500 миллион сум бирелә. Алты елда шәһәр ишегалларының 48 проценты төзекләндерелде, - дип әйтеп үтте Илсур Метшин.
Президент, әлеге уңайдан фикерләре белән уртаклашып: «Берьюлы бөтен ишегалларын да башкарып чыгып булмый. Төзекләндергәндә асфальт түшәү белән генә чикләнмичә, кешеләргә җыелышып утыру урыннары, ял, спорт мәйданчыклары да ясарга кирәк», - диде.

Казанда 2020 елда беренче сыйныфларга киләчәк балалар саны кискен рәвештә 20 процентка артачак.

- Республика күләмендә караганда, Казан - балалар икенче сменада укучылар саны буенча иң күп булган шәһәр. Хәзер мәктәпләр кытлыгы җитди мәсьәләгә әверелде, - диде Илсур Метшин. - Ике мәктәп төзелә, тагын ике мәктәп төзүгә керешеләчәк.
Павлюхин сайлау округыннан депутат Руслан Минабетдинов Казанда балалар спорт тренерларының хезмәт хаклары аз булуына игътибар юнәлтте. Аның әйтүенчә, Уфада - 25 мең сум, Ульяновскида - 23 мең сум, Екатеринбургта 39 мең сум алалар. Казанда 10-19 мең сум гына. Мэр Илсур Метшин әлеге мәсьәләдә күршеләрнең тәҗрибәсе өйрәнеләчәген әйтте.

- Республика башкаласында күп эшләр башкарыла, - диде Президент Рөстәм Миңнеханов. - Гомумән алганда, бүген без башкарган эшләр республиканың зур икътисади мөмкинлеккә ия булуына бәйле. Узган ел тулаем төбәк продукты 1 триллион 944 миллиард сум тәшкил иткән иде. Федерация күләмендәге күп кенә проектлар туктап калды. Татарстанда, шул исәптән Казанда проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә. Бакчачылык ширкәтләренә теләктәшлек буенча яңа программа булдырдык.
Президент ­аңлатканча, бу - Казан һәм башка шә­һәрләр өчен дә мөһим, ­чөнки татарстанлылар җәйләрен бакчачылык белән актив шөгыль­ләнә. Бакча­чы­лык ширкәтләренә асфальт юллар салу башланачак. Дәваханәләр җитмәвен искәртеп, Президент бу юнәлештә дә программа башларга ышандыр­ды.

- Казан матурланды, безгә туристлар күп килә. Туристлык кызыксындыручанлыгы, транспорт, логистика, иминлек турында уйланырга кирәк. Тулаем нәтиҗәләр уңай, күп эшләр башкарылды. Халык тагын да күбрәкне көтә. Күбрәк эшләгән саен, тизлекне дә арттыру зарур, - диде Президент Рөстәм Миңнеханов һәм искәртү дә ясады: - Әгәр сез үзегезне иң алдынгылар - кәттәләр, дип уйласагыз, нык ялгышасыз. Казан - башкала, тик көндәшлеккә әзер булу кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading