16+

“Сабантуй” журналы призына яшүсмерләр арасында татарча көрәш бәйгесе уза

18-19 февраль көннәрендә Биектау бистәсендә "Сабантуй" журналы призына яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча республика беренчелеге узачак.

18-19 февраль көннәрендә Биектау бистәсендә "Сабантуй" журналы призына яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча республика беренчелеге узачак.

Биредә 15-16 яшьлек егетләр бил алыша.
Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов сүзләренчә, хәзерге вакытта республикада 135 спорт төре бар. Ел саен 800дән артык спорт ярышлары үткәрелә. Хәзерге вакытта төп максат - яшүсмерләр арасындагы татар көрәшен югары дәрәҗәдә оештыру.

- Тарихка күз салсак, бу ярыш 1973 елда, ул вакытта әле «Яшь ленинчы» исемен йөрткән "Сабантуй" журналы тарафыннан башланып киткән иде. Бу безнең күркәм традиция. Күптән түгел генә "Ватаным Татарстан" журналы үткәргән көрәш буенча Муса Җәлил турниры узды. 3-4 март көнне 17-18 яшьлек егетләр «Татарстан яшьләре» газетасы призына ярышачак. Массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан көрәшне күтәрү очраклы түгел, ул безнең спорт төре булудан тыш тарихыбыз, мәдәниятебез дә әле, - диде Хәлил Шәйхетдинов.

Турнирның җиңүчеләре 17-18 мартта Башкортстанның Эстәрлетамак шәһәрендә узачак Россия беренчелегендә катнаша. Бу ярышларны да җиңгән егет спорт мастерына кандидат исемен алачак. Җиңүчеләрне шулай ук "Сабантуй"ның тышлыгында күреп булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading