16+

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татары режиссеры Альберт Сәхәбетдинов вафат

2017 елның 8 августында С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры режиссеры Сәхәбетдинов Альберт Әкъмәлетдин улы мәңгелеккә арабыздан китте, дип яза menzela.ru. А.Ә.Сәхәбетдинов 1968 елның 30 июлендә Новосибирск өлкәсенең Чулымск районы Базово поселогында туган. 20 елдан артык Чаллы курчак театрында артист булып эшләгән тәҗрибәле талантлы шәхес Минзәлә театрына эшкә 2014...

2017 елның 8 августында С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры режиссеры Сәхәбетдинов Альберт Әкъмәлетдин улы мәңгелеккә арабыздан китте, дип яза menzela.ru.

А.Ә.Сәхәбетдинов 1968 елның 30 июлендә Новосибирск өлкәсенең Чулымск районы Базово поселогында туган. 20 елдан артык Чаллы курчак театрында артист булып эшләгән тәҗрибәле талантлы шәхес Минзәлә театрына эшкә 2014 елда килде һәм балалар репертуарына яңа сулыш өреп җибәрде. Драма театры эчендә курчак театры туды: "Чуртан кушуы буенча" ("По - щучьему велению") курчак спектакле белән башланган иҗади эшчәнлеге тагын бик күп әкиятләргә юл ачты. Г. Остерның "Ничек баһадир булырга", Р.Сәхәбетдинованың "Дүрт дус", О.Уальдның "Йолдыз егет", Яңа ел әкиятләре - "Морозко", "Кар кызы", "Кыш бабайга хат" һәм, ниһаять, 2017 елда "Тантана" театраль премиясенә лаек булган Г.Тукай әкиятенә нигезләнеп инсценировкаланган "Тапкыр Кәҗә турында әкият" курчак спектакле - театрның чын горурлыгы! Театрның яшь артистларына остаз, дус, барыбыз да тирән хөрмәт иткән Альберт Әкъмәлетдиновичның вакытсыз үлеме безнең өчен зур кайгы, олы югалту. А.Ә.Сәхәбетдиновның якты истәлеге йөрәкләрдә мәңге сакланыр, дип яза җирле басма.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading