16+

Таможня постына эш арта

Рига, Франкфурт, Ашхабад, Урумчи (Кытай) шәһәрләренә туристлык маршрутлары ачылу «Казан», «Бегишево» аэропортларыннан кулланучыларны арттырган.

Рига, Франкфурт, Ашхабад, Урумчи (Кытай) шәһәрләренә туристлык маршрутлары ачылу «Казан», «Бегишево» аэропортларыннан кулланучыларны арттырган.


Т өркиянең Анталия, Даламан шәһәрләренә очучылар да күп икән. Конфедерацияләр Кубогы үткәрелү вакыты да таможня хезмәтенең иң кызган чоры булган. 2017 елның беренче ярты еллыгында 2 771 очкыч таможня контролен узган.
Әлегә Татарстан территориясендә Әлмәт, Казан, Алабуга, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә һәм «Казан» аэропортында алты таможня посты эшли. 2019 елга WorldSkills Бөтендөнья эшче һөнәрләр чемпионатына төзелгән «Kazan Expo» халыкара күргәзмә үзәгенең үз чик контроле булыр дип көтелә. Татарстан таможнясы җитәкчесе беренче урынбасары Дмитрий Перфилов сүзләренчә, бу күргәзмә «Kazan Expo»га килүче йөкләрнең тикшерү эшен тизләтә.
Сүз уңаеннан, Татарстан таможня хезмәте соңгы ярты елда Россия казнасына 11 миллиард 435 миллион сум акча күчергән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading