16+

Татарстан фермеры мәрсин балыгы үрчетә

Лаеш районының крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Илнур Батыршин мәрсин (осетр) балыгы төрләрен үрчетә.

Лаеш районының крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Илнур Батыршин мәрсин (осетр) балыгы төрләрен үрчетә.

Бүгенге көндә аның хуҗалыгында дүрт кеше эшли. Зур мичкә-бассейннардагы суның температурасы югары дәрәҗәдә тотыла, су үзе кислород белән баетыла. Балыклар өчен махсус азык куллану да аларны табигый шартлардагыга караганда тизрәк үстерә, ди Илнур Батыршин. Бу эш белән ул 2012 елдан бирле шөгыльләнә. Фермер маймычлар да үрчетә башлаган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading