16+

Татарстан парламенты депутатлары язгы сессиянең соңгы утырышында 30дан артык мәсьәләне карый

Татарстан парламенты депутатлары язгы сессиянең соңгы утырышында 30дан артык мәсьәләне карый

Бу минутларда ТР Дәүләт Советы депутатларының 30 нчы утырышы башланды. Язгы сессиядәге соңгы утырышта республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстанның төрле ведомстволар һәм министрлыклар вәкилләре катнаша, дип хәбәр итә Татар-информ.

Көн тәртибенә 30 дан артык мәсьәлә куелган. Алар арасында ТР җәмәгать судьяларын сайлау, "Татарстан Республикасында җәмәгать контролен гамәлгә ашыруга бәйле аерым мәсьәләләрне җайга салу турында"гы 363-5 нче номерлы ТР закон проекты, "Татарстан Республикасында архив эше турында"гы 344-5 нче номерлы ТР закон проекты, "Татарстан Республикасында янгыннан ирекле саклау турында"гы ТР законына үзгәрешләр кертү хакында"гы 360-5 нче номерлы Татарстан закон проекты, федераль закон проектлары бар. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының халык өчен торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләргә тарифларның үзгәрүе турында мәгълүмат җиткереләчәк. Шулай ук, "Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турындагы законнарны гамәлгә ашыру барышы хакында" Хөкүмәт сәгате тыңланачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading