16+

Татарстанда 16 градуска кадәр суыта

13 мартта Казанда һава +2 градуска кадәр җылыначак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

13 мартта Казанда һава +2 градуска кадәр җылыначак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Синоптиклар фаразлары буенча, бүген Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшемнәр көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан исәчәк.

Төнлә минималь температура 5тән алып, 10 градуска кадәр салкын булачак, аязганда -11-16 градус нульдән түбәнрәк. Көндезен иң югары күрсәткеч 3 градус салкыннан 2 градус җылыга кадәр. Юлларда бозлавык.

Казанда бүген төнлә аязучан болытлы булачак, явым төшемнәр көтелми. Минималь температура 5-7 градус салкын булыр дип фаразлана. Юлларда урыны белән бозлавык сакланачак. Көндез максималь температура 2 градус җылы тәшкил итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 6 март көнне Казанда чираттагы температура рекорды куелды. Казан метеорология станциясе мәгълүматлары буенча, 6 мартта һава температурасы +5,1 градус тәшкил иткән. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне күзәтү идарәсе мәгълүматы буенча, алдагы абсолют һава температурасы максимумы 1918 елда булган һәм +4 градус тәшкил иткән.



"Татар-информ"
Шәһри Казанга Telegramда язылыгыз


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading