16+

Татарстанда 5 яшьлек улы белән бер хатын-кыз адашкан

Тукай районында коткаручылар 5 яшьлек ир бала белән Боровецкий урманында адашкан ике хатын-кызны коткарган. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кич бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә Боровецкий урманында ике хатын-кызның кечкенә бала белән адашуы турында хәбәр алынган.
Чаллының коткару-эзләү отряды коткаручылары оператив рәвештә хатын-кызларны һәм баланы эзләп табып, ашыгыч ярдәм һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырган. Нәтиҗәдә, беркем дә зыян күрмәгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading