16+

Татарстанда дүрт яңа мәктәп ачыла

Татарстанда яңа уку елында дүрт яңа белем бирү оешмасы ачылачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының эксплуатация һәм торак-коммуналь хуҗалык программаларын гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Илдус Насыйров хәбәр итте.

«1 сентябрьдә Татарстанда дүрт мәктәп: Биектау районында - 500 урынга, Чаллыда, Казанның 2нче Азин урамында һәм «Седьмое небо» микрорайонында - өчесе дә 1224 урынга исәпләнгән - яңа белем бирү оешмалары үз ишекләрен ачачак. Бүгенге көндә барлык мәктәпләр дә әзер, аларда бизәкләү эшләре үткәрелә», - дип ассызыклады Насыйров.

Хәзерге вакытта Татарстанда 11 яңа белем бирү учреждениесе төзелә. Югарыда санап кителгәннәрдән тыш, Әлки, Арча, Чирмешән, Әгерҗе, Ютазы районнарында - берәр, Казанда ике мәктәп. Алар быелның ахырында яки 2018 елда файдалануга тапшырылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading