16+

«Татспиртпром» бренды белән ялган спиртлы эчемлекләр җитештергән төркем кулган алынды

Татарстанда быелның җиде аенда лицензиясез һәм документларсыз сатып җибәрергә ниятләнелгән 112 мең 699 литр ялган алкоголь һәм спирт катнашмалы продукция конфискацияләнгән. Моны Казандагы Черек күл кадәрле "агу" сыйфатында күзаллап булыр иде.

«Татспиртпром» бренды белән ялган спиртлы эчемлекләр җитештергән төркем кулган алынды

Татарстанда быелның җиде аенда лицензиясез һәм документларсыз сатып җибәрергә ниятләнелгән 112 мең 699 литр ялган алкоголь һәм спирт катнашмалы продукция конфискацияләнгән. Моны Казандагы Черек күл кадәрле "агу" сыйфатында күзаллап булыр иде.

"Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов ышандырганча, "Татспиртпром" акционерлык җәмгыяте предприятиеләре җитештерә торган алкоголь продукциясе ГОСТ таләпләренә җавап бирә.

Ләкин республикада Россия төбәкләреннән дә, чит илләрдән дә кайтартылган спиртлы эчемлекләр һәм спирт катнашмалы продукция сатыла.

- Рәсми рәвештә сатуга куелган алкоголь продукциясенең 60-65 проценты дәүләт стандартларына туры килми, - диде Җәүдәт Әхмәтханов.
Моның өстенә, алкоголь продукциясенең 50-55 проценты яшереп сатыла.
- Бернинди документлары булмаган спиртлы эчемлекләрне эчү - гомерне бик зур куркыныч астына кую ул, - дип кисәтте Җәүдәт Әхмәтханов.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисад иминлеге һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең бүлек җитәкчесе Ринат Акчурин сөйләгәннәрдән соң, аракы кибетенә борылып карамас булырсың, билләһи.

- Яшел Үзән районында "Татспиртпром" бренды ягъни тамгасы белән ялган спиртлы эчемлекләр җитештергән төркем фаш ителде. Әлеге җинаятьчел төркем кулга алынды, хәзер тикшерү эшләре бара. Бөгелмәдә республикага башка төбәктән ялган спиртлы эчемлекләр ташу белән шөгыльләнүчеләр ачыкланды. Зәй шәһәре кешесе йөк машинасында бернинди документларсыз 10 мең 500 литр спирт катнашмалы продукция алып кайтып килгәндә Нурлат районында тотылды, - диде Ринат Акчурин.

- Ялган спиртлы эчемлекләр сатучыларны һәм сәүдә кагыйдәләрен бозучыларны фаш итүдә гражданнарның да ярдәме зур. Татарстан Президенты тәкъдимендә шундый актив гражданнарга акча да бирелә. Быел гына да инде 922 хәбәр алдык, хәбәрләре расланганнарга 412 мең сум акча түләнде. "Халык контроле" электрон адресына һәм безнең инспекциягә алга таба да хәбәрләр җибәрсеннәр, - диде Җәүдәт Әхмәтханов.

Спиртлы эчемлекләр сату-саклау кагыйдәләрен бозган, шулай ук ялган спиртлы эчемлекләр җитештергән, алып барган, саткан өчен быелның 26 июлендә һәм 29 июлендә кабул ителгән 203нче һәм 278нче федераль законнар нигезендә җаваплылык тагын да кырысланды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading