16+

Япон яшьләре татарлар турында китап чыгарган

Газетабызның бер санында татар телен өйрәнгән чит милләт кешеләре турында язган идек. Токио чит телләр университеты аспиранты Юто Хишияма ул вакытта безгә, тиздән япон телендә Татарстан һәм татарлар турында китабыбыз чыгачак, диде.

Япон яшьләре татарлар турында китап чыгарган

Газетабызның бер санында татар телен өйрәнгән чит милләт кешеләре турында язган идек. Токио чит телләр университеты аспиранты Юто Хишияма ул вакытта безгә, тиздән япон телендә Татарстан һәм татарлар турында китабыбыз чыгачак, диде.

Китап авторларының берсе булган Ютоның әйтүенчә, әлеге китап басылып чыккан һәм ул укучыларда кызыксыну тудырган.

– Ни гаҗәп: китабыбыз яхшы сатыла. Аны әзерләгәндә, хезмәтебез артык зур кызыксыну уятмас дигән шик тә бар иде. Әмма без уебыздан кире кайтмадык. Татар теленә, Татарстанга гашыйк кешеләр буларак, Япониядә татарлар турында киңрәк мәгълүмат таратырга теләдек. Бездә Татарстан турында бер генә китап та чыкканы булмаган һәм бу эшне беренчеләрдән булып башларга уйладык. Китабыбызны Казан һәм республика районнарын сурәтләгән төсле фотолар белән бизәдек. Татарстанның күренекле урыннары белән таныштырдык. Татарларның мә­дәнияте, тарихы, теле турында да зур мәгълүмат бар. Татарстан белән Япония арасындагы мөнәсәбәтләр хакында да язарга онытмадык, – дип сөйләде безгә Юто Хашияма.

Китапта кечкенә генә японча-русча-татарча сүзлек тә бирелгән.
«Tatarstan Funbook» китабы «Publib» нәш­риятында 1,5 мең тираж белән басылып чык­кан, ул кибетләрдә дә, интернет аша да сатыла. Басманың калган авторлары – шулай ук татар телен өйрәнгән япон яшьләре Акира Сакурама, Мидзуки Накамура. Алар да, Юто кебек үк, татар телен камил белә.

– Татарларны Япониядә таныту эше моның белән генә бетми, «Ак Барс» дигән сайтыбыз да бар. Сайтта шулай ук татарлар турында япон телендә мәгъ­лүматлар урнаштырыла. Татарстандагы яңалыкларны да биреп барыр­га тырышабыз. Порталда берничә сәхифә булдырдык. «Татар ризыклары» дигәнендә татар ризыкларының рецептларын бирәбез. Татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен махсус сайтларга сылтамалар урнаштыр­дык. Сайт­ка керүчеләр шактый, димәк, Япониядә Татарстан турында кызыксыну бар. Без исә ике арада күпер ролен үтибез, – ди Юто.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аларга тагын бер, ике өч....китап язырга туры килер, бу кечкенә Татарстан Зур Татар иленең бер төбәге генә бит ! Әле шул татарларның Япониянең үзендәге эшләре, ничек яшәүләре турында да кәмендә бер китап язырга кирәк булачак, мисалга Япон ТВсында диктор-алып баручы булып эшләгән бер татар турында, аны японнар үзләре дә татар икәнен белмәгәннәрдер әле, Япорния утраулары арасында Татар күперен дә татарлар төзегән, ә инде Габдрашид Ибрагим тормышы үзе бер китаптыр, аның башлап 1902 елда ук барганын уйлачаң да төрле уйларга батасың ...

    Мөһим

    loading