16+

Үзебездәге кара уылдыкны ашаячакбыз!

Татарстан халкы ел саен 35 тонна балык ашый икән. Балыкның 30 тоннасы исә Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән керә. Санкцияләр игълан ителгәч, кибет киштәләрендә балык ризыкларының кимүе күзәтелде."Роспотребнадзор"ның Татарстан буенча идарәсе мәгълүматлары буенча да, хәзер республикадагы халыкның рационына җитми торган продуктларның берсе - балык. Шуны истә дә тотыпмы икән, республика...

Моның өчен Россия Федерациясе бюджетыннан шактый суммада акча бүленеп бирү дә каралган. Гади тел белән әйтсәк, Татарстанда балык үрчетүне арттырачаклар. Бүген аквакультура өлкәсендә иң алга киткән ил булып Кытай санала. Кытайлылар һәр сулыкта балык булырга тиеш, диләр. Татарстанда 4 меңнән артык елга, 8 меңләп күл исәпләнә. Кыскасы, балык үрчетү өчен барлык шартлар да тудырылган диярлек. Шулай да хәзергә республикада балык үрчетү белән шөгыльләнүче предприятиеләр елына 2,9 тонна товар гына җитештерә. Күбрәге карп (40 процент), толстолобик (25 процент), ак амур (20 процент) һәм сазан (15 процент) тотыла.

Аквакультура өлкәсен җәелдереп, Татарстанда мәрсин балыгы (осетрлар) үрчетү белән ныклап шөгыльләнергә җыеналар. Елына әлеге балыкны 300 тоннага җиткереп, 3 тонна кара уылдык алырга ниятлиләр. Дәүләт исә үз чиратында, балык үрчетүчеләргә ярдәм кулы сузарга әзер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading