16+

1 апрельдән Россиядә социаль пенсияләр 7,5%ка артты

Социаль пенсиянең уртача күләме 13,5 мең сум тәшкил итәчәк.

Социаль пенсиянең уртача күләме 13,5 мең сум тәшкил итәчәк.

1 апрельдән Россиядә социаль пенсияләр индексацияләнәчәк, бу илнең 4,1 миллион гражданына кагылачак. Индексация нәтиҗәсендә социаль пенсиянең уртача күләме 13,5 мең сум тәшкил итәчәк, инвалид балалар өчен - якынча 20 мең сум, ә инвалидлыгы булган өлкәннәр өчен - 20,1 мең сум. Бу хакта ТАСС яза.

Индексация өчен федераль бюджеттан 37,5 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Индексация процессы автоматик рәвештә барачак.

Социаль пенсияләр стаж җитмәү сәбәпле иминият пенсиясен ала алмаган кешеләр өчен, шулай ук инвалидлар һәм туендыручысын югалткан кешеләр өчен билгеләнгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading