16+

1 июньнән пенсияләр артачак: кемгә, күпме?

Пенсионерларның билгеле бер категорияләренә 10 мең сум күләмендә өстәмә түләүләр ясалды.

Пенсионерларның билгеле бер категорияләренә 10 мең сум күләмендә өстәмә түләүләр ясалды.

Шул ук вакытта 1 июньнән кемнәр күбрәк акча алачак, ә җәйдән кемгәдер ташламалар күләме артачак?

2024 елның 1 июненнән пенсионерларны региональ дәрәҗәдә яңалыклар көтә. Алар ташламага ия булган кешенең кайда яшәвенә карап аерылып торачак. Бу хакта "Европа юридик хезмәте" нең әйдәп баручы юристы Оксана Красовская "Лайф" басмасына сөйләгән.

2024 елның июнендә 80 яшькә җиткән пенсионерларның пенсиясе 8134, 88 сумга артачак. Шул ук сумманы май аенда инвалидлыкның I төркеме билгеләнгән инвалидлар да алачак. Шулай ук бер фактка игътибар итәргә кирәк: әгәр I төркем инвалидлык бирелгән кеше 80 яшькә җитсә, аңа инде икенче тапкыр бу өстәмә билгеләнми. 

- Эштән киткән пенсионерлар июнь аенда  иминият пенсиясен индексацияләнгән күләмдә алачак. Эшләмәүче пенсионерларга да ел саен 1 гыйнвардан индексация ясала. Гомумән алганда, аларның пенсиясе эшләүче пенсионерныкыларга караганда күбрәк. Әмма кайвакыт шундый очраклар та очрый, кеше эштән киткән, аның пенсиясен күтәреп куйганнар, ә бераздан ул яңадан эшкә урнашкан. Бу очракта түләүләр суммасы теркәлә һәм үзгәрешсез кала. Өстәмә түләне алып ташларлар дип курыкмаска кирәк. Әмма алга таба 1 гыйнвардан индексация булмаячак. Эшләүче пенсионерларга ул эшләнми, — дип аңлаткан юрист Елена Кузнецова.

Россиянең социаль фондында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга Җиңү көненә багышланган түләүне тәэмин итүләрен хәбәр иттеләр. Бәйрәм өстәмәләрен 9,7 мең кеше алган. Түләүләр суммасы 10 мең сум тәшкил иткән. Акча апрель аенда башка түләүләр белән бергә күчерелгән: ике пенсия, айлык акчалата түләү (ЕДВ) һәм өстәмә матди тәэмин итү (ДЕМО).

- Әлеге сумманы исәпкә алып, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның социаль фонд линиясе буенча уртача кереме бүген аена 64,6 мең сум тәшкил итә, - дип аңлатканнар Россия Социаль фондында. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading