Кичә Мәскәүдә күпкатлы йорт яныннан 12 яшьлек бала мәете табылган. Аны соңгы тапкыр әлеге йортның 9нчы катында күргәннәр.
mk.ru хәбәр иткәнчә, кыз әти-әнисе һәм олы апасы белән яшәгән. Мәктәптә яхшы укыгын, музыка белән кызыксынган, төрле чараларда җырлый торган булган. 13 ноябрь көнне кыз иртәнге ашны ашаганнан соң мәктәпкә дип чыгып киткән, тик ул подъезддан чыкмаган, күршеләре аның гәүдәсен йорт яныннан табып алганнар.
Кыз проблемалы бала булмаган, аны һәрьяклап яхшы кыз иде дип искә алалар. Фаҗига алдыннан да анда сәер үзгәрешләр күзәтелмәгән. Социаль челтәрләрдә генә ул: "Бөтен дөнья - аш. Ә мин аның эчендә чәнечке (вилка)" дип язып куйган. Ә соңгы посты - бер текстның срин-шоты, аның мәгънәсе - игътибар җитмәүне аңлата.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар