Фаҗига 9 июньдә, Ютазы районында булган.
Ютазы районының Ютазы авылында яшәүче хатын-кыз яшен сугудан һәлак булган, дип яза "Бавлы-Информ".
1957 һәм 1959 еллларда туган ике хатын-кыз скандинав таяклары белән кич белән йөреп керик дип урамга чыгалар. Шул вакытта көчле, яшенле яңгыр ява башлый.
Яшен сугуыннан ике хатын-кыз зыян күргән. 61 яшьлек Фәнүзә Фәезханова каза урынында ук вафат була. Аның дусты Гөлүсә Дәүләтшина авыр хәлдә Урыссу район хастаханәсенә озатылган.
Фото: https://pixabay.com/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар