16+

Африка чумасының төп билгесе – температура күтәрелү

Дуңгызлардагы африка чумасы вирусының әледән-әле калкып торуы ветеринария өлкәсендә эшләүчеләрне сагайтмый калмый.

Дуңгызлардагы африка чумасы вирусының әледән-әле калкып торуы ветеринария өлкәсендә эшләүчеләрне сагайтмый калмый.

Дуңгызлардагы африка чумасы вирусының әледән-әле калкып торуы ветеринария өлкәсендә эшләүчеләрне сагайтмый калмый. Мәкерле чирнең теләсә ничек һәм теләсә нинди шартларда зарарлы хайваннан күчү ихтималы бик зур. Бактың исә, гөмбәгә йөрүче кешенең дә чир таратуы мөмкин икән.М оның исә шәхси һәм күпләп дуңгыз асраучы хуҗалыклар өчен зыяны күп булачак, ди белгечләр. Зарарланган хайваннар гына түгел, алардан 5 чакрым ерак­лыктагы барлык дуңгызлар да юкка чыгарылачак.
Авыру терлек сәламәтләнми, ә чирне дәвалаучы вакциналар юк. Африка чумасы бик тиз тарала. Россиядә әлеге чир 2008 елда беренче тапкыр теркәлә.

– Чирне берничек тә яшереп калып булмый. Татарстанда 2016 елда Нурлат районында авыру дуңгызларны дәвалый башлыйлар. Аның беренче билгеләре агулану очрагын хәтерләтә. Бер тәүлектән соң, тәҗрибәлерәк мал табибын чакыралар. Ул биоматериалларны лабораториягә җибәрергә куша, – дип искә ала Россельхознадзорның Татарстан буенча ветеринария идарәсе бүлек мөдире Идрис Гатин. – Шул елны Нурлат районының Сосновка авылы тирәсендәге шәхси хуҗалыкларында 498 дуңгыз юкка чыгарылды. Анда 5 авыл кергән иде.

Татарстанга чир кабат кермәсен өчен, тиешле саклык чараларын күрергә кирәк, ди белгечләр. Татарстан Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсенең җитәкче урынбасары Габделхак Мотыйгуллин сүзләренчә, дуңгызларның африка чумасы авыруы кеше өчен куркыныч түгел. Әмма авыру терлекнең итен ашау тыела.

– Әлеге чирне тартучылар арасында йорт һәм кыргый кошлар да, бөҗәкләр дә, хәтта гөмбәгә йөрүчеләр дә булырга мөмкин, – ди Г.Мотыйгуллин. – Хәзер гөмбә вакыты җитте. Урманда кыргый хайваннар арасында авыру булса, кеше вирусны аяк киеменә ияртеп тә алып кайта ала. Әгәр дә чир кеше яши торган, дуңгызлар асралган тирәлектә таралса, аннан котылып калып булмаячак. Кем дуңгыз тота бүген аңа урманга бару тыела.

Белгечләр әйтүенчә, чир бөтен нәрсә аша да йога. Кул-аякка да, транспортка да иярә, сәнәк-көрәк, кием аша да, җиләк-җимеш, гөмбә белән дә күчәргә мөмкин. Терлек азыклары аша йогу ихтималы да бар.
Соңгы очрак 5 августта Приморье краенда булды. Чир Кытай халык республикасыннан кергән, дип әйтәләр. Аңа кадәр Түбән Новгород, Ульян өлкәсендә африка чумасы авыруы теркәлгән иде. Бүген Россия буенча өй дуңгызлары белән бәйле – 5, кабаннар белән бәйле 17 очрак теркәлгән.

Чирле терлектә авыру билгеләре:

– Ашаудан туктый.

– Тән температурасы күтәрелә.

– Кәефсезләнә.

– Тәнендә, корсак асларында кызыл тимгелләр барлыкка килә.

– Агулану билгеләре кебек, эче дә китәргә мөмкин.

Киртләп куегыз: Авыру терлекне карарга мал табибын чакырырга, районның ветеринария бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Татарстанның тугыз районында һәм Казанда котыруның быел 13 очрагы теркәлгән.

Кыргый хайваннар арасында аеруча төлке куркыныч икән – 80 процент очракта, авыруны ул тарата. Ә менә шикле булып тоелган тычканнардан, киресенчә, 4-5 процент очракта гына котыру чире эләктерергә мөмкин.
Быелның алты ае эчендә Татарстанда хайваннар тешләгәннән зыян күргән 5851 кеше медицина ярдәме алыр өчен мөрәҗәгать иткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading