Шәһри Казан

Алинә Заһитова журналист булмакчы

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алина Заһитова "журналистика" юнәлеше буенча Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенә укырга керә.

Моны раслый торган документ уку йортының рәсми сайтында бастырылган.

Ул түләүле бүлектә укыячак.

Реклама

Университет бастырган мәгълүматларга караганда, Заһитова рус теле буенча БДИны 51 баллга тапшырган, ә җәмгыять белеме буенча - 44 балл. Керү сынауларында фигурист кыз 95 балл җыйган.

Фото: https://www.instagram.com/p/CCDJqFXJDvx/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: