Реклама
Америка моделе Кайли Дженнер 1 февральдә әни булган.
Бәхетле әни кеше инстаграмга фотосын элгән. 15 сәгать эчендә ул 13 млн лайк җыйган. Аңа инстаграмда 103 млн кеше язылган.
Сүз уңаеннан: иң күп лайкны бала туу белән бәйле фотолар җыя. Кайлига кадәр рекордны футболчы Криштиано Рональду куйган иде. Аның фотосына 11,3 млн лайк куелган. Өченче урында популяр җырчы Бейонсе. Ул игезк балалар тапкач, фотосы астына 11,2 млн кеше лаек куярга өлгергән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз