16+

Амур кушаматлы юлбарыс белән дуслашкан кәҗә үлгән: аңа һәйкәл куячаклар

Приморскиның сафари-паркыннан күңелсез хәбәр килеп иреште. Амур кушаматлы юлбарыс белән дуслашкан легендар Тимур атлы кәҗә үлгән.

Приморскиның сафари-паркыннан күңелсез хәбәр килеп иреште. Амур кушаматлы юлбарыс белән дуслашкан легендар Тимур атлы кәҗә үлгән.

Бу хакта Тимурның опекуны Эльвира Головина​​​ хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Тимур бик яхшы шартларда яшәгән, аның хәтта шәхси табибы да булган, ул аның һәрвакыт сәламәтлеге турында кайгыртып торган. Җәен Тимур 5 яшен тутырган булган.

Головина әйтүенчә, кәҗәне бик хөрмәтләп соңгы юлга озатачаклар, ә аның кабере өстенә Тимурның бронзадан ясалган скульптурасы куелачак.

Тимур белән Амурның дуслыгы турындагы хәбәр 2015 елда бөтен интернет дөньясын айкады. Кәҗә юлбарыс читлегенә азык буларак китерелгән иде. Тик Тимур каршылык күрсәткәч Амур аны ашамаска булган. Күпмедер вакыт бергә яшәгәннән соң Тимур Амурны мөгезләре белән "кашый" башлаганнан соң, аны читлектән чыгарырга мәҗбүр булдылар, чөнки ул Амурның ачуын китерә башлаган иде.

Кәҗә белән юлбарыс дуслыгы күпләрне шаккатырды, алар турындагы видеоларны миллионлаган кеше карады хәтта фильм да төшерелде.

 

 

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading