Реклама
Казанлылар татар теле буенча «Ана теле» онлайн-мәктәбендә белем ала ала. Укыту материаллары грамматиканы, лексиканы, фонетиканы өйрәнү өчен дәресләрдән, видеофильмнардан, аудиороликлардан тора, дип яза Казан мэриясе.
Түләүсез онлайн-мәктәп ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча 2013 елда төзелгән. Онлайн-мәктәптә катлаулылык буенча дүрт дәрәҗә каралган: А1, А2, B1, B2. Проект 72 бүлектән, 288 дәрестән, 1676 күнегүдән, 288 видеоклиптан, 10950 аудиофайлдан тора.
2013 елдан онлайн-мәктәпне 142 илдән 150 меңнән артык укучы узды, 8 млн нан артык уку сәгате, 5 млн дәрес һәм 80 меңнән артык сөйләшү дәресе үткәрелде, дип хәбәр итә оештыручылар.
Проектка теләге булган һәркем кушыла ала.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз