Шәһри Казан

Атта йөреп дәваланып була

Казанда физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен атта йөрү курслары үткәрелә.

"Балалар шатлыгы" хәйрия фонды ярдәме белән балаларга бу курсларны бушлай узу мөмкинлеге тудырылган. Атта йөргән кеше тигезлекне сакларга өйрәнә, шуңа да медицина бигрәк тә целебраль параличтан интеккән балаларга әлеге төр дәвалануны нәтиҗәле дип тәкъдим итә. Курс 10-15 дәрескә сузылачак. ДЦП, сукыраю, чукраклык диагнозы куелган, операциядән соң тернәкләнү таләп ителгән, интеллект һәм психоэмоциональ халәте бозылган балалар биредә шөгыльләнә алачак. Курслар Лаеш районына кергән Кече Кабан авылындагы фермопаркта узачак. Бу аэропорттан әллә ни ерак түгел. Машина белән 20 минутлык ара. Белешмәләр өчен телефоннар: 211-99-45, 211-41-49, 258-31-24.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: