Шәһри Казан

Автобуста тугыз яшьлек кызга бәйләнгән ир-атны эзлиләр

4 декабрь Казан янындагы Көек авылына бара торган 90 нчы номерлы автобуста билгесез ир-ат, баланы кулыннан тотып, аңа карата сексуаль характердагы гамәлләр кылган.

Казанда автобуста тугыз яшьлек кызга бәйләнгән ир-атны эзлиләр. Бу хакта Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

4 декабрь Казан янындагы Көек авылына бара торган 90 нчы номерлы автобуста билгесез ир-ат, баланы кулыннан тотып, аңа карата сексуаль характердагы гамәлләр кылган. Бу вакытта автобус пассажирлар белән тулы булган. Кыз кычкырып җибәргән, ә җинаятьче транспорттан чыгып качкан.

Реклама

Әлеге факт буенча сексуаль характердагы көч куллану гамәлләре турында җинаять эше кузгатылган. Җинаятьчене эзләү эшләре бара.

Татарстан Тикшерү комитеты җинаятьче турында мәгълүматы булган кешеләрне хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итүләрен сорый, дип яза "Татар-информ"

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: