16+

Автомобиль номерларын яшергән өчен штраф сала башларга мөмкиннәр

Автомобиль номерларын идентификацияләүне кыенлаштыра торган җайланмалар кулланган өчен штраф кертергә ниятләнелә.

Автомобиль номерларын идентификацияләүне кыенлаштыра торган җайланмалар кулланган өчен штраф кертергә ниятләнелә.

Канун проекты эшчәнлеге буенча Хөкүмәт комиссиясе дәүләт теркәү автомобиль билгеләрен идентификацияләүгә комачаулаучы яки аларны үзгәртергә яки яшерергә мөмкинлек бирүче материалларны куллану өчен административ җаваплылыкны көчәйтү турында канун проектын хуплады, дип хәбәр итә "Интерфакс". Әлеге проект 13 майда канун проектлары эшчәнлеге буенча хөкүмәт комиссиясе утырышы көн тәртибенә кертелгән.

Инициативаны тәкъдим итүче эчке эшләр министрлыгы вәкиле әйтүенчә, проект транспорт чарасы белән идарә итү өчен административ җаваплылыкны кырысландыруга юнәлдерелгән. Бирегә дәүләт теркәү билгеләрен идентификацияләүгә комачаулаучы яисә аларны үзгәртергә мөмкинлек бирүче материаллар кулланып үзгәртелгән яки җиһазландырылган дәүләт теркәү билгеләре яки транспорт чарасы белән идарә итү яшерү керә.

Хәзер моның өчен штраф күләме 5 мең сум тәшкил итә яки хокук бозучы транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан бер айдан өч айга кадәр мәхрүм ителергә мөмкин.

Канун проекты номерсыз, язылышы үзгәртелгән номерлар яки аларны идентификацияләүгә каршы махсус материаллар кулланып йөргән өчен бер елдан ел ярымга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә тәкъдим итә.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading