Шәһри Казан

Авылларда яңа мәдәният йортлары төзелми, ә төзекләндереләчәк кенә

Татарстанда агрохуҗалык булып гомер кичерүче авыл кешеләреннән көнләшеп үлмәле. Алар "агрохуҗалык" исеме астында колхозны, ягъни күмәк хуҗалыкны саклап калдылар һәм тормыш-көнкүрештә дә, икътисадтта да яңа үрләр яулыйлар.

Узган ел, мәсәлән, агрохуҗалыклы районнардан: Балтачта - 59, Сабада - 52, Минзәләдә - 42, Арчада - 40, Әтнәдә - 39 һәм Азнакай белән Актанышта утызар абзар капиталь төзекләндерелгән. Силос яки сенаж салу өчен Кукмарада - 40, Сабада - 27, Балтачта - 25, Әтнәдә - 21, Актанышта - 20 һәм Биектауда шулай ук 20 траншея төзелгән.

- Татарстанда 2014 елдан башлап сыер абзарларын капиталь төзекләндерү һәм траншеялар казу буенча республика программасы гамәлгә ашырыла. Өч елда 4,5 миллиард сумга 830 абзар яңартылды. Әлеге эшләргә Татарстан бюджетыннан 1,2 миллиард сум күчерелде. Абзарларның күбесе узган гасырның 70нче һәм 80нче елларында төзелгән корылмалар.

Төзекләндерелгән абзарлар, әлбәттә, хезмәт шартларының яхшыруына да, терлекләр санының артуына да этәргеч булды, - диде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инвестиция сәясәте һәм максатчан программалар бүлеге җитәкчесе Илдар Гафуров матбугат конференциясендә.

Республикада быел сыерлар өчен янә 331 абзар капиталь ремонтланачак, 127 силос-сенаж траншеясы төзеләчәк. Программа кысаларында Татарстан бюджетыннан да абзарларны төзекләндерүгә 470,6 миллион сум, ә траншеялар төзелешенә 61,3 миллион сум билгеләнгән.

Матбугат конференциясендә сүз авыл клублары төзелеш турында да барды. Татарстанда "Авыл клубы" республика программасы нигезендә 2012 елдан башлап 271 клуб төзеп, файдалануга тапшырылган.

- Программа дәвам итә, быел 31 мәдәният бинасы төзеләчәк. Ләкин моннан ары яңа биналар төзү түгел, ә булганнарын капиталь төзекләндерү буенча эшләячәкбез. Клублар янәшәдәге ике-өч авылга хезмәт күрсәтү күзлегеннән чыгып төзелде, - диде республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев.

Балык Бистәсе районындагы Ямашта яңа клуб төзелгәч, авыл яктырып-балкып китте. Министр урынбасары сүзләрендә хаклык бар: Ямаш клубына концерт һәм театрларга күршедәге Балтач белән Күки кешеләре дә җыела. Хәзер бу авыллар асфальт юл белән тоташкан, машиналарын кабызалар да, әйдүк, театрга. Балтачның клубы иске булса да, эшли әле, үзләрендә дә мәдәни чаралар гөрли. Кызганыч, Күки авылы клубы җимерек. Авылдашларны куанычлы хәбәр белән сөендереп булмады.
- Күки авылында клуб төзелеше быелгы планда юк, - диде Илшат Гыймаев.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: