Шәһри Казан

Авыл клублары яңарыш кичерә

Россиядә икътисади хәлләр шактый кискен чорда авыл җирлекләрендәге мәдәният йортлары да игътибардан читтә калган иде. Яңа төзелешләргә түгел, төзекләндерүгә дә акча җитмәде.

Икътисад тотрыклылана төшкәч, Татарстан ил күләмендә караганда, авылларда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен күтәрү чараларына беренчеләрдән булып кереште. Эшләр “Торак”федераль максатчан программа, “Бәләкәч”, “Дорожная карта”, шулай ук “Авыл җирлекләрен 2014-2017 елларда һәм 2020 елга кадәрге чорда тотрыклы үстерү” программалары нигезендә алып барыла.

Татарстан Президенты башлангычында республикада 2012 елдан авыл җирлекләрендә мәдәни-җәмәгатьчелек үзәкләре төзү программасы да гамәлгә ашырыла. Теге яки бу авылдагы халык санына карап, биналар 50, 100, 200 һәм 300 урынга исәпләнеп төзелә. Әлеге бинага клуб белән бергә китапханә яки фельдшер-аккушерлык пункты да урнаша. Кайбер биналарга клубы да, китапханәсе дә һәм ФАП та сыя.

Реклама

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналҗ хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров әйткәнчә, 2012-2017 елларда республикадагы авылларда яңа 257 клуб ягъни күп функцияле үзәк сафка бастырылган. Шушы эшләрне башкару өчен республика бюджетыннан 2 617,96 миллион сум акча тотылган.

Республикада авыл клубларын капиталь төзекләндерү программасы да бар. Өч ел эчендә 114 мәдәният учреждениесе комплекслы яңартылган. Быел капиталь ремонт исемлегенә 42 авыл клубы алынган, шуларның күбесендә төзекләндерү эшләре тәмамлан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: