Шәһри Казан

"Авыруны дәвалауга караганда, кисәтүе җиңелрәк"

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Патяшина сүзләренчә, ведомство республикада санитар-эпидемиологик вәзгыятьне тотрыклы дип бәяли. COVID-19ка шикле һәм алар белән элемтәдә булган 658 кеше медицина күзәтүе астында кала. Республикада коронавирусы ачыклау максатында 720 309 тикшерү уздырдырылган.

"Бездә кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән чирләүнең сезонлы күтәрелеше башланды, ул гадәттәгечә сентябрьдә башлана, һәм без аңа алдан ук әзерләнәбез. Һәм бүген без ОРВИ белән авыручылар саны артуын күрәбез, бу бернинди гайре табигый вакыйга түгел, бу гадәти, сезонлы авыру күтәрелеше. Без хасталар арасында грипп этиологиясе булмаган бердәнбер вирусларны ачыклыйбыз. Авыручылар арасында грипп вирусын без әле ачыкламадык", - дип хәбәр итте ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы.

Реклама

Ул соңгы атнада риновирусның 7 очрагы ачыклануын билгеләп үтте - ул көчле томау белән характерлана. Гриппка каршы 635 374 кеше, ягъни Татарстан халкының 16% ы прививка ясаткан. Шул ук вакытта октябрь ахырына кадәр республика халкының 60процентына прививка ясарга планлаштырыла.

- Мин республика президенты Рөстәм Миңнехановның сүзләрен җөпләп куясым килә: "Авыруны дәвалауга караганда, кисәтүе җиңелрәк". Шуңа күрә чирләрне кисәтүнең иң алымлы ысулы - прививка ясату, -  диде санитар табиб.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: