Шәһри Казан

Айгөл Нәбиуллина яңа урынга җитәкче итеп билгеләнде

"TV BEZ" каналының баш мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Айгөл Нәбиуллина Казан шәһәренең Константиновка бистәсендәге мәдәният йортына җитәкче итеп билгеләнде.

“Кастинг узган елның ноябрь аеннан бирле барды. Җитәкче урынына мине 12 кеше арасыннан сайлап алдылар. Яңа урынга дәгъва кылучылар арасында артистлар да, укытучылар да, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр дә бар иде. Бүген мине яңа вазыйфага тәкъдим иттеләр. Коллективта барлыгы 16 кеше, танышабыз”, - диде безгә Айгөл Нәбиуллина.

Реклама

Айгөл мәдәният йортын җитәкләсә дә, телевидениене ташларга җыенмый. “Ул эшемне дә алып барачакмын”, - диде ул.

Айгөлгә яңа эшендә зур уңышлар телибез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: