Шәһри Казан

Айпад Апаска китте (ВИДЕО)

Бар да сезнең күз алдында, бар да гадел. «Язылган өчен айпад!" акциясенә нәтиҗә шулай ясалды.

- Без бу акцияне дүртенче тапкыр уздырабыз. Бәйгенең шартлары инде таныш: моның өчен "ТАТМЕДИА" ширкәтенә кергән кимендә өч басмага язылу шарт иде. Элек без иң зур суммага газета-журналларга язылган кешене җиңүче дип тапсак, быел безнең басмаларны күп еллардан бирле яратып укучыларыбызга тигез шартлар булдырдык, - диде генераль директор урынбасары Әлфия Адиятова.

«ТАТМЕДИА» почтасына барлыгы 213 хат килгән булган, аларның һәркайсына тәртип номерлары билгеләнде. Бөтен халык һәм камера каршында әлеге номерлар бөтереп барабанга салынды. Җиңүчеләрне исә җирәбә алу юлы белән билгеләделәр.
Җирәбә уйнатканда газета укучылар арасыннан да вәкилләр чакырылган иде. Шуларның берсе - Казаннан Люция Хәмидуллина. Ул унбиш елдан артык Казан мәктәбендә балаларга татар теле һәм әдәбияты серләрен өйрәтә.

- Барлыгы сигез төрле газета-журнал алдырам. Чәршәмбе көн "Безнең гәҗит" килә, пәнҗешәмбе - "Шәһри Казан", җомга - "Мәдәни җомга". "Сөембикә" журналын "Азат хатын" булган чордан бирле җыйнап барам. "Гаилә һәм мәктәп", "Мәгариф", "Мәгариф. Татар теле" , "Сабантуй" мәктәптә дәресләр алып барганда да гел кул астында. "Шәһри Казан"нан җәмгыять, шәһәр, республика яңалыкларын укыйм. Мин үзем ничектер газетада язылганга күбрәк ышанам. Ишеткән белән генә бернәрсә дә дәлилләп булмый. Кәгазьгә язган ташка уйган диләр. Хәзер "Шәһри Казан"да "Зөләйха күзләрен ача" әсәрен көтеп алам, - диде даими укучыбыз безгә.

Быел айпад исә Апаска китте. Аның иясе - Наҗия Шиһапова. Узган ике ел мондый бүләккә Актаныш укучылар, конкурсның беренче елында Түбән Камада яшәүче укучы ия булган иде.

Реклама

«Kukmara» табаларын отучылар

п/п

карточка

номеры

Җиңүче

Район

1

95

Галиева Рамилә

Актаныш

2

122

Ситтигуллин Рафил

Әтнә

3

85

Хәйруллина Рузилә

Түбән Кама

4

128

Мукриева Миләүшә

Балык Бистәсе

5

179

Курмашева Әнүзә

Апас

6

142

Гәрәева Венера

Балтач

7

103

Сәйфетдинова Гөлнара

Азнакай

8

33

Абдуллин Раушан

Арча

9

62

Баранова Надежда

Әлки

10

56

Усманова С.

Балык Бистәсе

11

88

Валиева Людмила

12

166

Галиуллина Гөлсинә

Әлки

13

26

Зарипова Луиза

Актаныш

14

153

Смирнова Нина

Алабуга

15

171

Хөсәенова Гөлнара

Апас

Nikon фотоаппаратын отучылар

п/п

карточка номеры

Җиңүче

Район

1

17

Гайнетдинова Фидания

Әгерҗе

2

117

Давлитова Р.

Мөслим

3

24

Тимергалиев Рамис

Яшел Үзән


Төп приз - AppleiPadAir 16 Gb отучы

п/п

карточка

номеры

Җиңүче

Район

1

11

Шиһапова Наҗия

Апас

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: