Шәһри Казан

Азнакай районы башлыгы аерылышырга теләгән парларны үзенә чакырып сөйләшә

“Гаилә” мәчете уздырган бәйгеләргә багышланган матбугат очрашуына спикер буларак ЗАГС вәкиле дә килгән иде.

 Ул соңгы елларда аерылышучыларның саны кимүен билгеләп үтте. Сүз арасында Азнакайда танышу кичәләре актив оештырылуын билгеләп үтте. Шунда Азнакай районы башлыгының аерылырга теләүче парларны үзе кабул итүе турында да билгеле булды.

Район хакимиятенең үзенә шалтыратып, бу эшнең ничек оештырылуы турында да кызыксындык без. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев аерылышырга теләүче гаиләләр белән чынлап та шундый очрашулар оештырылуын сөйләде. Бу эштә ул үзе дә катнаша икән.

– Узган ел ун гаилә белән очраштым, шуларның алтысы аерылышу турындагы гаризасын кире алды. Эшебезнең нәтиҗәсе бар, – диде ул.

Реклама

Аныңча, аерылышу сәбәбе матди як белән бәйле булса, район аларга ярдәм кулы да суза.

– Әмма күп очракта бу матди як белән генә бәйле түгел, – ди Дамир Гыйләҗев. – Шушы өч-дүрт ел эчендә мин башка төп проблема барлыгын аңладым. Яшьләрне хәзер әти-әниләре гаиләне алып барырга өйрәтми. Аларның үгет-нәсыйхәте җитми. Гаиләнең ни өчен кирәк булуы, бала ятим калуы турында аңлатучы юк икән аларга.

Азнакайда димчеләр клубы эшләп килә дидек. Алар үз районнары эчендә генә түгел, күрше район, хәтта Башкортстан һәм Ижевск белән дә элемтәләр булдырган. Илле яшьтән узганнар өчена аерым ялгызаклар клубы эшли икән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: