16+

Башкала бәйрәм итә (ФОТОЛАР)

Бүген Казанда Россия көне уңаеннан төрле чаралар гөрли. Горки паркында Халыклар дуслыгы парады уза. Биредә мастер-классларда, төрле уеннарда катнашырга мөмкин. Урицкий паркында авиа, авто, судно модельләштерү буенча ярышлар уза. Дәрвишләр бистәсендәге скверда «Яшә минем, Россия» дип исемләнгән концерт тамашасы гөрли.

Бәйрәмнең төп чаралары – «Казан» гаилә үзәгендәге футбол буенча бөтендөнья чемпионаты җанатарлары мәйданчыгы – фан-фест территориясендә узачак. Биредә концерт программасы сәгать 12.00дә башланачак һәм 19.00 га кадәр дәвам итәчәк. Чарага танылган җырчы, «Голос» тапшыруының финалисты Эльмира Кәлимуллина да килер дип көтелә. Ул Россия гимнын башкарачак.

Тамашачы «Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреатлары, «Большой Куш» төркеме чыгышларын ишетә алачак. Бәйрәмнең төп кунагы «Дискотека авария « төркеме булыр дип көтелә. Концерт тамашасы сәгать 22.00 дә салют белән төгәлләнәчәк. Фейерверкны Кремль яры буеннан яхшырак күзәтеп булачак, ди оештыручылар.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading