16+

БДИ бетәчәк? Депутатлар хәл итеп бетерәчәк

Өч партия вәкилләре БДИны бетерү турындагы закон проекты әзерләгән.

Өч партия вәкилләре БДИны бетерү турындагы закон проекты әзерләгән.

Дәүләт Думасына бүген БДИны традицион чыгарылыш имтиханнарына алыштыру турындагы фракцияара закон проектын кертәчәкләр, дип хәбәр итә ТАСС. Инициатива авторлары арасында - өч партия депутатлары: хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты башлыгы Ярослав Нилов (ЛДПР), гаиләне яклау комитеты башлыгы Нина Останина (КПРФ) һәм мәгариф комитеты башлыгының беренче урынбасары Яна Лантратова (“Гадел Россия - хакыйкать өчен”).

“Закон проектында Россиянең “Мәгариф турында”гы канунына үзгәрешләр кертү каралган, аның нигезендә БДИ төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенә алмаштырыла”, - диелә аңлатма язуында.

Депутатлар, БДИ кертүдән башланган мәгариф реформасы көтелгән нәтиҗәләр китерми, дип саный. Алар фикеренчә, БДИны гамәлдән чыгару чыгарылыш сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсен арттырачак һәм укучыларга “тест җавапларын мәгънәсез ятлаудан” котылырга һәм физик һәм психик сәламәтлекне саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. 

Инициатива авторлары белдергәнчә, БДИ кертү нәтиҗәсендә ата-аналарның чыгымнары репетиторлар базарына, ә коррупция югары уку йортларының кабул итү комиссияләреннән олимпиадалар өлкәсенә күчкән. 

БДИ тирәсендәге соңгы вакыйгалар – гаугалардан алып ачыктан-ачык фаҗигаләргә кадәр – бердәм дәүләт имтиханын гамәлдән чыгарып, дәүләт йомгаклау аттестациясенең элеккеге, традицион форматына күчү мәсьәләсенә тагын бер кат кире кайтырга мәҗбүр итә, ди Нилов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading