Реклама
Татарстанда COVID-19 йоктыруның 46 яңа очрагы ачыкланган. Аларның 2се читтән ияреп кайткан, 44се элемтә аша ияргән.
13 кеше хастаханәгә салынган, 33 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның 16сы – 30-50 яшьтәге, 12се – 60-70 яшьтәге кешеләр.
29 октябрь көненә Татарстанда коронавирус йоктыруның 8328 очрагы теркәлгән. 7344 кеше, шул исәптән узган тәүлектә 86 кеше дәваланган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз