Шәһри Казан

Бүген гепатитка каршы көрәш көне

Ел саен бүген бөтен илдә Бөтендөнья гепатитка каршы көрәш көне үткәрелә.

В гепатитының вирусын ачыклый алган Нобель премиясе лауреаты америка табибы Барух Самюэл Блумбергның туган көне хөрмәтенә әлеге көн 28 июльгә билгеләнгән. Статистика буенча, һәр өченче кешедә гепатит очрый. Гепатитка каршы көрәш көнендә исә әлеге авыруны кисәтү юллары, гепатитка каршы вакцина салдыру кебек мөһим нәрсәләр хакында сөйләячәкләр.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: