Шәһри Казан

Бүген көндез күпчелек районнарда бозлы яңгыр явып үткән

Азнакай, Бөгелмә, Апас, Балтачта 10 минут дәвамында боз шулкадәр көчле яуган, бакчадагы бөтен үсентеләр теткәләнеп беткән.

 Бик күп культурага зыян килгән, дип хәбәр язалар социаль челтәрләрдән кулланучылар. 

 Азнакайда шуның чаклы каты боз яуган ки, хәтта инстачылар «Азнакайлар, исәнме сез анда?», дип борчылып шәрехләр калдырганнар. 

Реклама

Саба районынын Юлбат авылындв үзе җылы булса да, көчле ташу хасил иткән яңгыр мизгел эчендә тирә - якны чүп өеменә әйләндергән.Зыяны зур булмаса да, чистартылган мәйдан чүплеккә әйләнгән. 

Сездә боз яудымы, дусларыбыз? 

Видеодан скриншот. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: