Шәһри Казан

Битлек киюдән баш тартып җәнҗал куптарган

Казанда троллейбус пассажиры битлек киюдән баш тартып җәнҗал куптарган. 

Социаль челтәрдә чыккан видеода күренгәнчә, халык тулы троллейбуста баручы хатын битлеген ияк астына төшереп кигән. Битлек аның борынын да, авызын да капламый. 

Билгеле, янында баручы пассажирларга бу ошамый. Алар хатынга битлекне дөрес итеп кияргә киңәш итә. Әмма ул үзенең чирләмәвен һәм беркемгә дә зыян салмавын аңлатырга тырыша.

Реклама

Нәтиҗәдә пассажирлар тавыш куптарган хатынга троллейбустан чыгарга һәм шәхси машинада барырга тәкъдим итә.

Чыганак: "Татар-информ"
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: