16+

БРИКС саммитына әзерлек башланды

Татарстан башкаласында 2024 елның октябрендә БРИКС илләре җитәкчеләренең саммиты булачак.

Татарстан башкаласында 2024 елның октябрендә БРИКС илләре җитәкчеләренең саммиты булачак.

Россия Президенты Владимир Путин әлеге чараны Казанда үткәрү тәкъдиме керткән иде.

– Ил җитәкчелеге безгә дөньяның дус булган илләрен кабул итүне ышанып тапшырды. БРИКС саммиты мөһим сәяси вакыйга. Бүгенгә 32 делегация саммитта катнашачагын хәбәр итте. Бу – бизнес-элитаның күпсанлы вәкилләре. Саммит алдыннан Казанны чистарту – төзекләндерү чараларына акча бүлеп бирелде, моның өчен республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт! Федераль программалар да шушы максатларга юнәлдерелгән. Татарстан башкаласының дөнья дәрәҗәсендәге чараларны оештыру тәҗрибәсе зур, ләкин беренче мәртәбә үткәргән кебек бик тә җаваплылыкта әзерләнү зарур, - диде Казан мэры Илсур Метшин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading