16+

Буласы булган – Октябрь шәһәрчегендәге казармаларны җимерделәр

25 мая 2019, 09:00
1101
0
0
Уку өчен 1 минут

Күптән түгел Казанның Октябрь шәһәрчегендә озак еллар торган казармаларны җимерделәр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов моңа карата үз фикерен белдерде. «Әлеге казармалар рәсми төстә архитектура һәйкәле булып саналмаса да, башкала халкы өчен зур кыйммәткә ия иде», – дип Президент сүзләрен  җиткерде Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова.

Моннан күп еллар элек әлеге биналарны сүтү турында сүз чыккач,иҗтимагый тыңлаулар уздырырга мәҗбүр булганнар.  Ләкин хәзер буласы булган. Бу  зур сабак. Президент киләчәктә эшне оештырганда мондый мәсьәләләрне алай гына хәл итәргә ярамый, дигән. 

Революциягә кадәр төзелгән император казармаларын җир белән тигезләү  чынлап та халык арасында шау-шу уятты. Октябрь шәһәрчеге янында яңа торак комплексы сафка басты. Казарма урынында зур сәүдә үзәге төзергә планлаштыралар, диләр. 

Фото: realnoevremya.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading