Шәһри Казан

Бушлай хосусыйлаштыру вакытын озайтырга җыеналар

Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы аерым категория гражданнар өчен хосусыйлаштыруны озайту тәкъдимен хуплый. Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы Михаил Мень шул турыда "Бердәм Россия" партиясе съездында җиткерде, дип хәбәр итә "Татар-информ" ТАССка сылтама белән. "Без Кырым, шул исәптән аерым категория гражданнар өчен бу дөрес эш дип саныйбыз",...

Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы аерым категория гражданнар өчен хосусыйлаштыруны озайту тәкъдимен хуплый. Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы Михаил Мень шул турыда "Бердәм Россия" партиясе съездында җиткерде, дип хәбәр итә "Татар-информ" ТАССка сылтама белән.

"Без Кырым, шул исәптән аерым категория гражданнар өчен бу дөрес эш дип саныйбыз", - дигән ул. Төзелеш министрлыгы башлыгы сүзләренчә, аерым категориядәге гражданнар дигәндә, ятимнәр һәм авария хәлендәге йортлардан күченүчеләр күз уңында тотыла. "Сүз, бу программаны бер елга озайту турында бара", - дигән министр.

1992 елда башланган торакны түләүсез хосусыйлаштыру программасы 2007 елның 1 гыйнварына Россиянең яңа Торак кодексын кабул итү белән төгәлләнергә тиеш иде. Әмма шуннан соң аның вакытын биш тапкыр озынайтылды - беренчесендә 2010 елның 1 мартына, аннан - 2013 елның 1 мартына, 2015 елның 1 мартына, 2016 елның 1 мартына һәм соңгысында 2017 елның 1 мартына кадәр.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: