Шәһри Казан

Быел Татарстанда илкүләм проект буенча 44 юл төзекләндереләчәк

Быел Татарстанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча 44 юл челтәре объектын төзекләндереләчәк.

Моның өчен 4,6 миллиард сумга якын акча биреләчәк, шуның 2,1 миллиарды - федераль бюджеттан. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итте.

Аерым алганда, Казан агломерациясендә — 27, Чаллыда — 15, Түбән Камада ике объект төзекләндереләчәк. «Барлык объектлар буенча да эшләрне башкаруга дәүләт килешүләре төзелгән», - диелә министрлык хәбәрендә.

Реклама

«Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты узган елда гамәлгә ашырыла башлады. Моңа кадәр Татарстан хәзерге вакытта илкүләм проект составына керә торган «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» өстенлекле федераль проектында катнашты.

«Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» проекты Россиядә 2019 елның гыйнварыннан бирле Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган 12 илкүләм проектларның берсе.

Узган елда Татарстанда әлеге илкүләм проект буенча гомуми озынлыгы 205,8 километр булган 173 юл объекты норматив хәлгә китерелгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: