Шәһри Казан

Чаллы табиблары Чиләбе кызын коткарганнар

Табиблар командасы наркозсыз гына иң катлаулы операция үткәргән.

БСМП табиблары кава-фильтрны алу буенча уникаль, катлаулы операция үткәргәннәр.

Чиләбе кызы Еленага ике ел элек үпкә артериясен - тромбоэмболияне тоткарлау, артерияне томалауга профилактика чарасы буларак кава - фильтр урнаштырганнар. Ләкин аңарда тромб барлыкка килгән, ул ике ел дәвамында зурайган, бу куркыныч нәтиҗәләргә китергән. Башта тромб кава-фильтрның үзендә барлыкка килгән, нәтиҗәдә соңгысы сафтан чыккан, ә кава-фильтрның очы кан тамырлары стенасына үскән. Бу күрше аорта һәм эчәклек стеналарының шартлавына китерергә мөмкин булган.

Кава-фильтрны алу буенча ике уңышсыз операциядән соң, кыз Чаллы табибларына мөрәҗәгать иткән.
Ашыгыч ярдәм күрсәтү дәваханәсендә үткән алты сәгатьлек операция барышында табиблар тромблашкан фильтрны алып ташлый. Әлеге эштә заманча җайланмалар, шулай ук хастаханә диварларында эшләнгән технологияләр кулланылган.
Пациентканы инде өенә озатканнар. Ул үзен бик яхшы хис итә.

Реклама

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: бсмп
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: