Реклама
Аны полиция һәм волонтерлар эзли.
Чаллыда 9 яшьлек Татьяна Хилованы эзлиләр, ул 22 гыйнварда, 13.30 тирәсендә, 1 нче мәктәптән чыгып киткән һәм югалган.
Кыз ГЭС бистәсендә яши, дип хәбәр итә "Челнинские известия".
Буе 134 см, ябыграк гәүдәле, күзләре коңгырт, чәчләре ачык-коңгырт, толымнары үрелгән. Өстенә кара-зәңгәр төстәге куртка, шәмәхә төстәге бүрек, зәңгәр төстәге чалбар, алсу-зәңгәр төстәге ботинкалар кигән. Үзе белән алсу төстәге мәктәп сумкасы булган.
Татьянаның кайда икәнлеге билгеле булган һәркем 7 927 412 69 99 яки 02 телефоны буенча шалтырата ала.
Фото: https://pixabay.com/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз