16+

Чаллыда фаҗига: дачада янгын чыгып һәлак булган хатынның ике баласы ятим калган

26 апрель көнне иртәнге сәгать дүрттә, Тукай районының Тогай авылында урнашкан «Турбина» бакчачылык ширкәтендә көчле янгын чыккан. Үзәк урамында бер катлы кирпеч бакча йорты янган.

26 апрель көнне иртәнге сәгать дүрттә, Тукай районының Тогай авылында урнашкан «Турбина» бакчачылык ширкәтендә көчле янгын чыккан. Үзәк урамында бер катлы кирпеч бакча йорты янган.

Янгынның мәйданы 36 квадрат метр тәшкил иткән. Бинаның бары түшәме гына калган.  Хәрәбәләрне сүткәндә янгын сүндерүчеләр янган йортта ике кешенең үле гәүдәсен тапкан. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, бу дача хуҗалары, 25 яшьлек ир-ат һәм 28 яшьлек хатын-кыз.  

«Челнинские известия» хәбәр иткәнчә, 25 апрель көнне дача участогына Шилнебаш авылында яшәүче хатын үзенең бертуган энесе белән килгән. Капка янында аларның «Лада Приора»автомобиле калган.

— Дача участогы хатынның тормыш иптәше исеменә рәсмиләштерелгән, - дип сөйләгән «Турбина» СНТ рәисе Анатолий Вәлиев. - Хуҗаларның взнослар буенча бурычлары булмаган. Узган елдан хуҗалар актив эш алып барды, эчәр су өчен скважина казыдылар. Ләкин яшелчәләр утыртырга өлгермәгәннәр.
Аннары хуҗаларның кинәт кенә планнары үзгәрә. Дачаны сатарга карар иткәннәрен хәбәр итәләр. Шуңа күрә алар тәртип урнаштырырга килгән булган. Туганнар өйләренә кайтмыйча, дачада кунып калган. 

Реклама

Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторлары версиясе буенча, төнге янгынның сәбәбе – электр җиһазларын дөрес кулланмау һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.

Мәрхүмнәрнең мәетләрен шәһәр моргына алып киткәннәр. Ир-ат Чаллыда яшәгән. Аның туганы Шильнебашта яшәгән. Авылдашлары хатын-кызның аралашучан, ачык булуы, башта кибеттә эшләве, аннары маникюр остасы булуы турында сөйләгән. Гаилә имин, ир белән хатынның башлангыч сыйныфларда укучы ике кечкенә баласы бар.
Дача йорты иминиятләштерелмәгән. Китерелгән зыянның суммасы билгеләнә.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading