Шәһри Казан

Чаллыда, иртәнге дүртләрдә су коенып, бер ир-ат үлгән

Һәлак булган ир-атны ярга алып чыгалар һәм полиция хезмәткәрләренә тапшыралар.

Чаллыда бер ир-ат төнлә су коенганда батып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.  

Бүген иртәнге дүртләр тирәсендә 112 бердәм номерына Чаллыда «Үзәк» пляжда бер ир-атның батуы турында хәбәр итәләр. Шаһитләр хәбәр иткәнчә, ир-ат су коенырга кергән, ярдан 10 метр ераклыкта йөзеп киткән, ә соңыннан күздән югалган.

Реклама

Урынга № 6 эзләү-коткару коткаручылары, ашыгыч ярдәм табиблары һәм полиция хезмәткәрләре килгән. Трал ярдәмендә Мәләкәс елгасы акваториясенең 500 квадрат метр мәйданын тикшерәләр. 5:20 сәгатьтә ярдан ун метр ераклыкта, 2,5 метр тирәнлектә ир-атның мәетен табалар.  

Һәлак булган ир-атны ярга алып чыгалар һәм полиция хезмәткәрләренә тапшыралар. Ир-атның шәхесе ачыклана.

Чыганак: Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: